Татарлар: тарих, традицияләр һәм заман
"Заман һәм шәхес" - зәңгәр экраннарда
image alt
ЗАМАН ҺӘМ ШӘХЕС

Үз халкыңның үткәнен бел, аның чын тарихы белән кызыксын. Өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә. Үткәне юкның киләчәге дә юк!

Аяз Гыйләҗев

Проект хакында
Татарлар: тарих, традицияләр һәм заман
Әлеге проект татар милләтенә кызыксынуны арттыру максаты белән булдырылды. Ул заман шәхесләре белән әңгәмәләр коруга, очрашулар оештыруга йөз тота. Шулай ук, үз эченә татар традицияләре һәм йолалары белән бәйле булган материалларны да туплый.

Мондый платформа, беренче чиратта, яшүсмерләр өчен кызыклы булачак. Татар баласы булып та татар мәдәниятенә игътибар кими икән, аны үстерү чараларын күрергә кирәк. Бу очракта "Заман һәм шәхес" сайты ярдәмгә киләчәк.

Күңелегезгә хуш килгән мәгълүмат тупларсыз дигән өметләр баглап, Энҗе Ильясова






double image fisrt part
double image second part
Тапшыруларга сәяхәт
Иң кызыклы мизгелләрне күрер өчен, әлеге төймәләргә басыгыз
ЯЗМА
МӘГЪЛҮМАТ
2024-2025 уку елында "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" укучылары Вил Усманов, Татар китабы йорты вәкилләре, Ләйлә Дәүләтова, Ризат-Зинира Рамазановлар кебек күренекле шәхесләр белән очрашырга җитеште. Шулай ук, "Телепортация", "Әлфия Актанышка кайта" дип исемләнгән чаралар да гимназиябез бинасын читләтеп узмады. Әлеге чаралар татар халкы тарихының, бүгенгесенең, мәдәни мирасыбыз җәүһәрләренең кайтавазы булып яңгырый
Контактлар

Урнашу урыны: Актаныш районы, Актаныш авылы, Аэропортовская урамы, 3А йорты

Эш сәгате: тәүлек буе

Телефон: 88555234183

E-mail: gaou.ggi@yandex.ru

image alt
Craftum Конструктор сайтов Craftum